Әтнә юлларында кабат исерек
Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 23-29 октябрь көннәрендә районыбыз юлларында 16 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алсак, 5 транспорт йөртүченең куркынычсызлык каешы тагылмаган, моннан тыш 1 бала махсус креслода булмаган.
Юл хәрәкәтен бозу җәяүлеләр белән дә бәйле – бу чорда 4 җәяүле юлны дөрес җирдән чыкмаган, ә 1 машина йөртүче тиешле җирдә җәяүлене уздырмаган.
Кызганычка каршы, бу чорда исерек хәлдә руль артына утыручы да тоткарланган. Шулай ук 2 вак юл һәлакәте теркәлгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев