Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнә юлларында тагын 3 исерек йөртүче

Автоинспекциядән алган мәгълүматларга караганда, 14-20 май көннәрне районыбыз юлларында Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар шактый күп булган.

Зур күпчелеге куркынычсызлык каешын такмау белән бәйле. Шундый 21 очрак ачыкланган. Моннан тыш балаларны махсус креслосыз йөрткән 3 очракны да шушы ук категориягә кертергә була. Газета битләрендә дә, сайтта һәм социаль челтәрләрдә күпме генә язуга карамастан, куркынычсызлык каешын кирәксенмәүчеләр һич кимеми.

Шушы ук чорда 13 автомобильдә тонировканың тиешле нормалардан артык булуы ачыкланган. Шулай ук 4 транспорт йөртүченең иминият белешмәсе булмаган. Ә хәзер куркынычрак статистикага күз салыйк.

Шушы ук көннәрне юлларда 3 исерек йөртүче тоткарланган. Аларга суд залында җавап тотарга туры киләчәк. Моннан тыш 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Тиешле урында җәяүлегә юл бирмичә үтеп китүне дә берничек тә аклап булмый. Шундый 1 очрак теркәлгән. Монда автомашиналарын җәяүлеләр кичүе янына ук, хәтта “зебра” өстенә калдырып китүчеләрне дә гаепләргә кирәктер. Чөнки шул автомашиналар арасыннан кинәт килеп чыккан җәяүле алдында тукталып бетү авыррак.

Ә инде шушы көннәрне үк телефоннан сөйләшеп баручы 1 йөртүчене искә алсак, дөрестән дә куркыныч булып китә. Бу да юл-транспорт һәлакәтенә илтергә мөмкин.

Шушы ук чорда тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыккан 2 очрак ачыкланган. Юл-транспорт һәлакәте әнә шундыйлар аркасында килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев