Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнә юлларында тәртип бозу кимеми

Ашыгабыз, чабабыз, кагыйдә бозабыз.

13-18 март аралыгында районның юл иминлеге инс­пекторлары тарафыннан 20 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Һәрвакыттагыча иң популяр кагыйдә бозу очрагы – куркынычсызлык кае­шын такмый йөрүчеләр.

Шушы аралыкта саклану каешын такмаган 8 машина йөртүче җавапка тартылган. Ике җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар салынган.

Моннан тыш, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгып, алдагы транспорт­ны узарга тырышкан, машина номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган, юл билгесенә дөрес туктамаган, ими­ният кәгазе һәм дә машина йөртү таныклыгы булмаган килеш йөргән, транспортын вакытында учетка куймаган, юл инспекторларының таләпләренә буйсынмый китеп барган, машинасында тәрәзәдәге тонировка тиешле дәрәҗәдә булмаган берәр машина йөртүче җаваплылыкка тартылганнар. Тагын ике шоферга автотранспортлары төзек булмаган өчен штрафлар салынган. 
– 17 марттан 30 мартка кадәр мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Һәркайсыбыз юлларда игътибарлы булсак, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде, – дип кисәтә районның юл иминлеге инспекторлары.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев