Әтнә юлларында тәртип бозу кимеми
10-17 июнь көннәрендә, район юлларында куркынычсызлык каешы такмаган 7 йөртүче тоткарланды.
Шулай ук бу чорда 4 машинаның «тонировкасы» тиешледән артык булуы ачыкланды.
Моннан тыш, 1 йөртүче баланы махсус креслосыз, 1 йөртүче машина йөртү таныклыгы булмаган килеш, 1 йөртүче исерек хәлдә, шулай ук алдагы транспорт чарасын тиеш булмаган урында узарга чыккан хәлдә тоткарланды.
Бу аралыкта бер юл транспорт һәлакәте теркәлгән. Ә тагын бер йөртүченең КОАПның 20.25 матдәсе, ягъни, элек булган административ штрафын вакытында түләмәве ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев