Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнә юлында Һәлакәтләр күбәйде

Юлларда игътибарлы булыйк!

“4-10 декабрь аралыгында районыбыз юлларында автоинспекторлар тарафыннан 17 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә автоинспекторлар.
Аерым алсак, юл-транспорт һәлакәтләре арткан. Кечкенә район өчен 4 очракны аз дип булмый. Әлбәттә, объектив сәбәбе бар – кышкы чорга кердек. Дөресрәге, асфальт юл транспорт йөртүчеләр өчен куркынычка әйләнде: тайгак, бозлавык. Шул сә­бәп­ледер, күрәсең, 3 машина җәяүлеләргә юл бирмәгән. Шуңа күрә, тизлекне нык киметергә кирәк. Өстәвенә, шушы ук чорда 5 җәяүле дә юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыккан. Югыйсә, гел кисәтелә: җәяүле тарафыннан ясала торган ахмаклык маневрларының берсе бу.
Ә бер машина йөртүче юл-транспорт һәлакәте ясагач, юл билгесе куймаган өчен җаваплылыкка тартылган.
Куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүче йөртүчеләр саны һаман кимеми. Кыш көне бу аеруча актуаль, югыйсә. Моннан тыш, РФ административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.25 маддәсе – административ җәзаны үтәүдән тайпылган 1 йөртүче тоткарланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев