Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнә юлында кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә итүдә шикләнелгән зат тоткарланган

Әлеге мәгълүматларны Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән хәбәр итә.

 Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, 15-21 май көннәре дә матавыклы булуы белән истә калыр, ахыры. Эш шунда, районыбыз юлларында кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә итүдә шикләнелгән зат тоткарланган. Ул гына да түгел, РФ КоАПның 20.25 маддәсе буенча тоткарланган – административ штрафын вакытында түләмәгән 2 йөртүче ачыкланган. Ә гомумән алсак, бу чорда юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан 22 административ тәртип бозу теркәлгән. Араларында 2 юл-транспорт һәлакәте, 6 куркынычсызлык каешын такмау, 2 тонировкасы тиешледән артык, 1 тапкыр тиеш булмаган җирдә алдагы транспорт чарасын узарга чыгу очраклары бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев