Әтнә районы юл иминлеге инспекторлары кисәтә
Игътибарлы булыгыз!
Әтнә районы юл иминлеге инспекторлары мәктәпләрдә әти-әниләр белән җыелыш үткәрделәр. Юл йөрү кагыйдәләрен балаларга гел искәртеп торырга кирәклеген җиткерделәр. Каникуллар башлану белән мототранспортта йөрүче балалар саны кискен арта – бу зур куркыныч тудыра: балаларның тәҗрибәсе дә, саклау экипировкасы да юк. Кызганычка каршы, быел мототехникада катнашкан һәлакәтләр бар инде. Әгәр бала велосипедта йөрсә, 14 яшьтән генә юлларда йөрергә мөмкинлеген һәм шлем кияргә кирәклеген искәртегез.
Агымдагы елның 1 июненә булган оператив мәгълүматлар буенча, 1106 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 116 кеше һәлак булган, 1343 кеше имләнгән. Юл-транспорт һәлакәтендә имгәнүчеләр саны кимүгә карамастан, һәлак булучылар саны артуы күзәтелә.
Юл-транспорт һәлакәте саны 25кә кимегән.
Һәлак булучылар саны 24 кешегә арткан.
Имгәнгәннәр саны 79 кешегә кимегән.
Быел Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре каршы юнәлеш өчен билгеләнгән полосага чыгу белән бәйле 6500 (6461) кагыйдә бозуны туктаткан (+7,5%; узган елда – 6012).
Исегезгә төшерәбез: каршы юл читенә чыгу өчен 7500 сум күләмендә административ штраф яки 4-6 айга хокукларны алу каралган. Икенче тапкыр кабатлаганда – бер елга хокукларны алу. Гаеплеләрне хәтта җинаять җаваплылыгына да тартырга мөмкин.
Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларны автомашинада йөртү куркынычсызлыгы мәсьәләсенә даими игътибар бирегез.
Статистика күрсәткәнчә, бала-юлчылар катнашындагы күпчелек фаҗигаләр олыларның элементар куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алмаулары аркасында була. Тизлек режимын сакламау, һава торышын исәпкә алмау – болар барысы да балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен реаль куркыныч тудыра. Кызганычка каршы, күп ата-аналар автокреслоларны штрафтан котылу ысулы итеп кенә түгел, ә бала өчен кирәкле яшәү чарасы итеп күрә. Балалар автокреслосы – бу Дәүләт автоинспекциясенең теләге түгел, ә ата-аналар өчен иң кадерле булган баланың тормышы һәм сәламәтлеге гарантиясе.
Быел балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен 4000 дән артык (4413) йөртүче административ җаваплылыкка тартылды.
Сезнең өчен мәгълүмат. 2026 елның 9 гыйнварыннан Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексына үзгәрешләр кертү турындагы Федераль закон үз көченә керде. Аерым алганда, балаларны йөртү таләпләрен үтәмәү хәзер очарлыкка 5000 сум; вазыйфаи затларга – 50000 сум; юридик затларга – 200000 сум штраф сала.
Юлларның кан белән генә түгел, ә акыл белән дә язылганын онытмасак иде. Саклык, сабырлык, игътибарлылык – менә безгә ярдәм итүче юлдашлар. Һәрбер йөртүче, һәрбер юлчы, үзенең гамәлләре өчен җавап тотканын аңласа, юллар чынлап та имин юлларга әйләнер. Юлдагы һәр мизгелне кадерлик, тормышның, якыннарыбызның кадерен белик.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев