Әтнә дә машина йөртүчеләрне исерек килеш руль артына утырган өчен штраф суммасы зур булу да куркытмый
Юл - тәҗрибәле шоферлардан да, яңа гына руль артына утыручылардан да уяулык таләп итә.
Районның юл иминлеге бүлеге инспекторлары хәбәр итүенчә, 18 июньнән 25 июньгә кадәр район юлларында 17 юл кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Руль артында барган вакытта бер шофер телефоннан сөйләшкән, ике йөртүче балаларын махсус утыргычсыз йөрткән, 8 кеше саклану каешын такмаган өчен штрафка тартылганнар.
Шушы аралыкта 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, 3 шофер исерек килеш машина белән идарә итүдә шикләнелеп инспекторлар тарафыннан туктатылганнар.
1 кеше һәлакәт урынын калдырып киткән, тагын берәү машина йөртү таныклыгы булмаган килеш транспорт белән идарә иткән өчен җавапка тартылганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев