Әтнә районы юлларында «Игътибар балалар!» операциясе башлана
Юл иминлеге бүлегеннән хәбәр итүләренчә, 25 августтан 7 сентябрьгә кадәр юлларда «Игътибар балалар!» операциясе узачак.
Әлеге акциянең төп максаты - балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләренең санын киметү. Юл йөрү кагыйдәләрен бозучы балаларга карата аеруча нык контроль булдыру.
Тизлекне сакламыйча, җәяүлеләргә юл бирмичә, балаларын махсус автокреслоларга утыртмыйча һәм иминлек каешлары белән эләктермичә йөртүчеләргә карата да таләпләр катгый булачак.
Игътибарлы булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев