Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнә районыбыз юлларында 14 административ хокук бозу очрагы теркәлгән

Кагыйдәләрне төгәл үтәү кирәк.

28 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр юл иминлеге инспекторлары тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 14 протокол төзелгән.
Кагыйдә бозуларның иң күбе – куркынычсызлык каешын такмый йөрүчеләргә кагыла. Шушы аралыкта 4 машина йөртүче штрафка тартылган. 5 җәяүле тиешле урыннан чыкмаган өчен җавапка тартылганнар. Бер юл һәлакәте теркәлгән. 1 машина йөртүче исерек хәлдә машина белән идарә итүдә шикләнелеп, юл иминлеге инспекторлары тарафыннан тоткарланган. 1 машина йөртүче каршы як полосага чыккан, тагын бер кеше тонировкасы тиешле дәрәҗәдә булмаган өчен җавапка тартылган. 

Кисәтеп узасы килә, 28 ноябрьдән 27 декабрьгә кадәр район юлларында “Җәяүле” профилактик чарасы бара. Әлеге  профилактик чара барышында юл иминлеге инспекторлары юл йөрү кагыйдәләренең җәяүлеләр тарафыннан үтәлешенә игътибар итәчәкләр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев