Әтнәдә 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән
Юл иминлеге

Әтнәдә 11 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

Юлларда игътибарлы булыгыз!

Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 7-13 ноябрь көннәрендә районыбыз юлларында 11 юл хәрәкәте кагый­дәләрен бозу очрагы теркәлгән. 
“Аерым алсак, 8 йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча, шулай ук алдагы транспортны ярамаган җирдә узарга чыккан 1 техника йөртүче, 1 юл һәлакәте ясаучы һәм юлны тиеш булмаган урында аркылы чыккан 1 җәяүле тоткарланды”, – диде Автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев.
 


Нет комментариев