Әтнәдә 2 исерек йөртүче тоткарланган
Юл иминлеге

Әтнәдә 2 исерек йөртүче тоткарланган

Узган 11-16 апрель аралыгында районыбыз юлларында тагын 2 исерек йөртүче тоткарланган.

Бу очрак ике яклы хис тудыра: бер яктан караганда, автоинспекторларның яхшы эшләвен күрсәтә бу, ә икенче яктан – исерек йөртүчеләрнең кимемәве борчу тудыра.

Район автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, шушы ук чорда 6 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешын такмыйча йөргән һәм административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш, 2 йөртүче үз-үзенә һәм тирәяктагыларның бәрдереп зыян салмавына шулкадәр ышанган – балаларны махсус утыргычсыз йөрткән. Ә менә 3 җәяүле юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыгып хур булган – хәзер гаилә бюджетын административ штраф суммасына киметергә туры киләчәк. Шушы көннәрдә административ штрафын вакытында түләмәгән, җәяүлегә тиеш урында юл бирмәгән һәм тонировкасы тиешледән күп булган берәр йөртүче ачыкланган.


Нет комментариев