Әтнәдә ашыгалар, кагыйдә бозалар
Район Эчке эшләр бүлегенең юл иминлеге бүлекчәсеннән алган мәгълүматлар буенчаузган атнада район юлларында 25 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән.
Юл йөрү кагыйдәсен бозучылар арасында һәрвакыттагыча иң күп очрак – саклану каешын такмый йөрүчеләр. Шушы аралыкта барысы 16 машина йөртүче җавапка тартылган. Ике машина йөртүчегә балаларын махсус утыргычка утыртмаганнары, өч җәяүлегә тиешле урыннан юл аркылы чыкмаганнары өчен протоколлар төзелгән. Моннан тыш, бер машина йөртүче штрафын вакытында түләмәгән. Бер машина йөртүчегә, алдагы транспортны узарга теләп, тиеш булмаган урында каршы як хәрәкәт полосасына чыккан өчен протоколтөзелгән.
Кагыйдә бозучылар арасында машинадагы тонировкасы тиешле дәрәҗәдә булмаган ике машина йөртүче дә бар.
– Яз аена да керәбез. Һава торышы гел үзгәреп тора. Иртән һәм кичен суытып җибәрү сәбәпле, юлларда бозлавык. Шуңа күрә дә һәркем игътибарлы булса иде. Юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә тырышыйк, – дип кисәтәләр юл иминлеге инспекторлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев