Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәдә автоинспекторлар 12 җәяүлегә административ протокол төзегәннәр.

Узган атнада юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында 32 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Узган атнада юл хәрәкәтендә катнашучылар катнашында 32 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән. Әлбәттә, күбесе җәяүлеләр белән бәйле. 
Ни өченме? Чөнки ашыгалар, кабаланалар һәм чаба-тая машина астына керергә ашкыналар. Автоинспекторлар юлны тиешле урыннан чыкмаган шундый 12 җәяүлегә каршы административ протокол төзегәннәр.
Хәер, юл йөрү кагыйдәсен бозуда транспорт йөртүчеләр дә кимен куймыйлар.

Әйтик, 30 октябрь-6 ноябрь аралыгында 11 машина йөртүче куркынычсызлык каешы такмыйча идарә иткән. Шулай ук иминият бе­леш­мәсе булма­ган, машинасы учетка куелма­ган, административ штрафын вакытында түләмәгән, хәт­та йөртү хокукы бирүче до­ку­менты булмаган хәлдә руль ар­тына менеп “кунаклаган” бе­рәр кеше тоткарланган. Кыз­ганычка каршы, бу чорда 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.

Иң мөһиме – юллар­да игътибарлы булыйк. Юл йө­рү кагыйдәләрен төгәл үтик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев