Зыян күрүчеләр арасында бала да бар.
Лада Веста автомобиле Әтнәдән чыкканда узәк юлдан килуче автомобильгә юл бирми. Нәтиҗәдә Лада хray, Лада Веста автомобильләре белән юл һәлакәте килеп чыга. 4 кешегә ашыгыч ярдәм күрсәтелде. Имгәнүчеләр арасында 4 сыйныфта укучы бала да бар. Медицина күзәтүеннән соң зыян күрүчеләр өйләренә озатылдылар.
Автомобильләргә механик зыян килгән.
Җәйге юлларда хәвеф-хәтәр еш була. Игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Нет комментариев