Әтнәдә бүген икенче юл һәлакәте теркәлде булды
Һәлакәттә алган тән җәрәхәтләре белән автомобиль йөртүче Арча үзәк хастаханәсенә озатылды.
Renault автомобиле йөртүчесе тизлекне арттырып, тиешле дистанцияне сакламыйча МАЗ һәм JAC йөк машиналарына килеп бәрелә. Нәтиҗәдә Renault автомобиль йөртүче тән җәрәхәтләре белән Арча узәк хастаханәсенә озатылды. Машиналарга механик зыян килде.
Җәйге юлларда хәвеф-хәтәр еш була. Игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев