Лада автомобиле электр баганасын бәрдертә
Буген Әтнәнең Совет урамында 31 йорт каршында сәгать 2ләр тирәсендә Лада автомобиле электр баганасын бәрдертә. Нәтиҗәдә автомобильгә механик зыян килә, электр чыбыклар өзелә.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Нет комментариев