Әтнәдә бүген юл һәлакәте теркәлде
Исереклеккә шикләнелгән машина йөртүче «Ашыгыч ярдәм» машинасы белән Арча үзәк хастаханәсенә озатыла.
Бүген Чишмәле Сап авылы янында 2.50 минутта юл һәлакәте теркәлде. Онҗы авылыннан Морки ягына баручы "Chevrolet Lacetti" автомобиле тизлекне саклап, идарә итеп бетерә алмый дамба астына китә. Нәтиҗәдә, "Chevrolet Lacetti" автомобиленә механик зыян килгән.
Машина йөртүченең алкоголь кулланган булуы ачыклана. Ул "Ашыгыч ярдәм" машинасы белән Арча үзәк хастаханәсенә озатылды.
Юлларда йөргәндә игътибарлы булыгыз, дип кисәтә районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев