Әтнәдә исерекләр кимеми
Автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиев биргән мәгълүматларга караганда, узган атнада районыбыз юлларында йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 18 административ протокол төзелгән.
Аерым алсак, куркынычсызлык каешы такмаган – 6, автотранспорт номеры чиста булмаган һәм автодокументларын онытып өендә калдырган 2шәр йөртүче җаваплылыкка тартылган.
Моннан тыш, тиешле вакытында административ штрафын түләмәгән, машина тәрәзәсендә тонировкасы тиешледән артык булган, ярамаган җирдә туктап торган, техниканың теркәлү номерын каплап йөргән, тиеш булмаган җирдә каршыдагы транспортны узарга чыккан, юл-транспорт һәлакәте оештырган, юл-транспорт һәлакәте урынын ташлап киткән берәр йөртүче тоткарланган. Кызганычка каршы, руль артында булган бер исерек йөртүче дә ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев