Әтнәдә юл һәлакәте
Юл иминлеге

Әтнәдә юл һәлакәте

Юл һәлакәтендә 1 кеше тән җәрәхәтләре алып больницага мөрәҗәгать итте.

Әтнә Ташкичү юлының 8 километрында «Chevrolet» автомобиле тиешле тизлекне саклап бетермичә, юл читенә төшеп китә. Нәтиҗәдә автомобильгә механик зыян килә. Юл һәлакәтендә 1 кеше тән җәрәхәтләре алып больницага мөрәҗәгать итте.

Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра.

 


Нет комментариев