Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә юл һәлакәте теркәлде

Олы Әтнәдән Кече Әтнәгә борылган юлда фаҗигә теркәлде.

Бүген Олы Әтнә юлында колхозчыларны йөрткән автобус һәм Лада Гранта автомобиле бәрелешү нәтиҗәсендә юл һәлакәте килеп чыга.

Сәбәбе: Лада Гранта автомобиле юл бирми, узарга чыга һәм  автобуска килеп бәрелә.  

Ике машинага да  механик зыян килә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк.

Бу хакта юл хәрәкәте инспекторлары җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.

Әлеге юл һәлакәте тагын бер кат игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Юлларда һәрвакыт уяу булу, тизлек режимын саклау һәм башка машина йөртүчеләргә карата хөрмәт күрсәтү мөһим. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү - һәркемнең бурычы, һәм бу кагыйдәләрне үтәмәү фаҗигагә китерә.

Әлеге һәлакәттән сабак алып, һәрберебез юлларда җаваплырак булырга тиеш. Бер-беребезне хөрмәт итик, ашыкмыйк һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтик. Юлларыбыз һәрвакыт имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев