Әтнәдә кабат ДТП: ике кеше зыян күргән
Юл иминлеге

Әтнәдә кабат ДТП: ике кеше зыян күргән

Олы Әтнә - Чыпчык юлынында бүген юл һәлакәте теркәлде.

Рено Логан машинасы йөртүчесе юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итәрлек тизлекне сакламый һәм каршы як полосага чыгып дамба астына оча. Юл һәлакәтендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Аларны Арча районы үзәк больницасына озаттылар.  Бу хакта ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте.


Нет комментариев