Әтнәдә каеш такмаучылар күп
Юл иминлеге

Әтнәдә каеш такмаучылар күп

Әтнәдә бер атнага 24 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җи­тәк­чесе Айнур Яма­лиевтән алган алган мәгъ­лүматларга караганда, 27 июньнән 2 июльгә кадәр районыбыз юлларында транспорт йөртүчеләр тарафыннан 24 тапкыр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Аерым алганда, 18 йөртүче куркынычсызлык каешы такмаган, 3 йөртүче йөк машинасының арбасын капламыйча йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган. Моннан тыш берәр йөртүче руль артында телефоннан сөйләшеп барган һәм автомобиль тонировкасы тиешледән югары булган. Тиешле урында җәяүлене уздырмаган өчен янә бер җаваплылык теркәлгән. 
 


Нет комментариев