Әтнәдә кагыйдә бозучыларга каршы 12 административ протокол төзелгән
Юл иминлеге

Әтнәдә кагыйдә бозучыларга каршы 12 административ протокол төзелгән

Юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Ринат Мох­тазировтан алган мәгъ­лүматларга караганда, узган бер атнада районыбыз юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга каршы 12 административ протокол төзелгән.

Арадан 6 очрак йөр­тү­челәрнең куркынычсызлык каешын такмаулары белән бәйле.

Шулай ук юл-транспорт һәлакәте, төзек булмаган руль идарәсе, транспорт чарасының техник төзексезлеге, иминият белешмәсе булмау, “права”сыз йөрү белән бәйле берәр очрак теркәлгән.

Юлны тиеш булмаган җирдә аркылы чыккан бер җәяүле дә җавапка тартылган.
 


Нет комментариев