Әтнәдә «Каршы як полоса» операциясе старт ала
22 августтан 31 августка кадәр районда «Каршы як полоса» операциясе узачак.
Юллардагы фаҗигале аварияләрнең төп сәбәбе юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу.
Алда барган машинаны узу максаты белән каршы якка хәрәкәт итүче транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе булып тора.
Агымдагы атнада дәүләт автоинспекциясе инспекторлары, полиция хезмәткәрләре белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләрне ачыклау максатында, районда чираттагы «Каршы як полоса» операциясе узачак.
Юл йөрү кагыйдәләрен үтәп йөрегез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев