Әтнәдә “Каршы як полоса” профилактик чара уза
Әлеге чара тиешсез урында транспорт чарасын узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында була.
Тиешсез урында транспорт чарасын узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында Татарстанда, шулай ук безнең районда да 24 августтан 2 сентябрьгә кадәр “Каршы як полоса” профилактик чара уза.
Әлеге кагыйдәне бозган очракта штрафлар катгый. Беренче тапкыр "каршы як полосага" чыксан 5 мең сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев