Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Әтнәдә “Каршы як полоса” профилактик чарасы узачак

30 гыйнвардан 8 февральгә кадәр районда «Каршы як полоса» операциясе узачак.

Әлеге чара тиешсез урында транспорт чарасын узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау максатында була.

Кагыйдәне бозган очракта штрафлар катгый. Беренче тапкыр "каршы як полосага" чыксан 7 мең 500 сум штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный. Кагыйдәне бозу кабатланган очракта, бер елга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.

Моннан тыш, административ җәзага дучар ителгән һәм әлеге гамәл өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән затка өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев