Әтнәдә куркынычсызлык каешы такмаучылар арткан
Март ае юл йөрү кагыйдәләрен бозуның артуы белән башланды.
Язгы юлның начар булу галәмәтеме икән бу? Район автоинспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиев биргән мәгълүматларга караганда, 6-12 март аралыгында гына шундый 38 очрак ачыкланган.
Аерым алсак, 16 транспорт йөртүче куркынычсызлык каешы тагуны кирәк санамаган. Моннан тыш, 9 автотранспортның тонировкасы тиешле күләмнән күпкә артык булган. Административ штрафын вакытында түләмәгән һәм дәүләт теркәве номеры укырлык дәрәҗәдә булмаган бишәр техника иясе дә җаваплылыкка тартылган. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтенә дучар булган, каршыдагы транспортны тиеш булмаган урында узарга чыккан, автоинспекторның туктарга дигән таләбен үтәмичә китеп барган берәр транспорт йөртүче тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев