Әтнәдә соңгы атнада 26 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән
Юл иминлеге

Әтнәдә соңгы атнада 26 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән

Җаваплылык катгый.

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итүенчә, 22-29 май көннәрендә районыбыз юлларында 26 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Кисәтүләргә карамастан, куркынычсызлык каешы такмыйча йөрүчеләр кимеми. Шундый 8 транспорт йөртүче тоткарланган. Тагын да куркынычрагы – моннан тыш 3 очракта балаларны махсус утыргычсыз йөртүчеләр ачык­ланган. Моннан тыш, алда барган транспортны тиешсез урында узган өчен 7 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Моның өчен дә катгый җаваплылык каралган. Аларның һәрберсе 5әр мең сум күләмендә штраф түләячәк. Шул ук вакытта 3 җәяүле тиеш булмаган җирдә транспорт юлын аркылы чыккан. 

Юлларда игътибарлы булыгыз.


Нет комментариев