Аты – бар, йөгәне – юк
Узган атнада районыбыз юлларында 2 юл-транспорт һәлакәте булган.
Бу хакта район юл иминлеге бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев хәбәр итте. Моннан тыш, 3 транспорт чыганагының тиеш булмаган җирдә алда баручыны узарга теләп чыккан очрагы теркәлгән. Кышкы юлда тиеш урында узарга чыгу да куркыныч, ә ярамаган җирдә мондый маневр ясау үзенең генә түгел, тирә-яктагыларның тормышын да куркыныч астына кую дигән сүз.
Тонировкасы тиешле нормалардан артык булучыларның бу гамәлен артык зур җинаятькә санамыйбыз бугай. Дөреслектә, юл-транспорт һәлакәтенә китерүче факторларның берсе ул. Бу көннәрне әнә шундый 2 йөртүче тоткарланган. Кызганычка каршы, 2 транспорт чыганагында дәүләт номерлары булмаган хәлдә йөрү ачыкланган. Ә 4 йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән. Шулай ук 1 кеше йөртүче хокукы булмаган хәлдә руль артына менеп кунаклаган. Янә 4 юл иминлеге кагыйдәләрен бозу очрагы булган.
Ә өченче көнне узган махсус рейд барышында ялган йөртүче хокукы таныкнамәсе белән “тимер ат” иярләүче бер бәндә тоткарланган. Моңарчы күпме йөргәндер – билгесез. Әтнәдә бу ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев