Җавапка тартылучылар күп
17-24 февраль аралыгында районыбыз юлларында юл йөрү кагыйдәләрен санламау очраклары кабат арткан.
Аерым алсак, янә бер йөртүче исерек хәлдә машина йөртүдә шикләнелеп тоткарланган. Хәзер аңа да суд залында җавап тотарга туры киләчәк.
Кышкы юллар бик хәтәр, тизлекне киметегез, игътибарны икеләтә арттырыгыз дип тәкърарлап торуга карамастан, 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Соңгы арада руль артында телефонда сөйләшеп бару гадәте тамыр җәеп килә. Кышкы юлда бу да бик зур куркыныч тудыра. Телефоннан сөйләшеп баручы өчен генә дә түгел, нәтиҗәдә, бер гаепсез кешеләр дә зыян күрергә мөмкин. Районыбыз юлларында шундый 2 йөртүче тоткарланган.
Күпме генә язуга карамастан, үзләрен, куркынычсызлык каешына кирәкмәгән бер элементка карагандай тотучылар һич кимеми.
Узган бер атнада шундый 11 йөртүче җаваплылыкка тартылган.
Ә берәү баласын махсус креслога утыртмаган өчен җавап тоткан. Автомобиль тонировкасы тиешледән артык булган һәм иминият белешмәсе булмаган 4әр йөртүче дә тоткарланган. Моннан тыш 1 транспорт чыганагы җәяүлегә юл бирмәгән.
Югарыда санап узган гаепләре ачыкланмасын өченме, 2 машина йөртүченең дәүләт теркәү номерларын каплаган хәлдә баруы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев