Бер көнгә 10 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән
Юл иминлеге

Бер көнгә 10 кагыйдә бозу очрагы теркәлгән

Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.

"Рейд барышында барлыгы 10 машина йөртүчегә протокол төзелгән. Өч машина йөртүче саклану каешын такмаган булган, дүрт йөртүченең машина номерлар чиста булмаган һәм тагын өч машина йөртүче документларын өйдә онытып калдырганы өчен протокол төзелде", - дип хәбәр итте ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.


Нет комментариев