15-21 октябрь көннәрендә район юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 15 очрагы теркәлде.
Юл иминлеге инспекторлары тарафыннан 4 машина йөртүченең иминият кәгазе булмаган килеш йөрүләре ачыкланган. Әлеге аралыкта машина тәрәзәсендәге тонировка тиешледән артыграк булганы өчен 4 машина йөртүче тоткарланган. Бу хакта күпме генә язылса да, машина тәрәзәсен тиешле кагыйдәне бозып, каралтучылар саны кимеми. Бәлки җәзаны катгыйландырып караргадыр.
Машинада саклану каешын такмый йөрүчеләр дә атна саен теркәлеп тора. Әле болары юл иминлеге инспекторлары ачыклаганнары гына. Күренми калучылар да аз түгелдер. Шулай ук бу аралыкта 1 машина йөртүче баласын махсус утыргычта йөртмәгән өчен һәм дә бер шофер тиеш булмаган урында алдагы техниканы узарга чыккан өчен җавапка тартылган. Шулай ук 15-21 октябрь көннәрендә ике юл һәлакәте теркәлгән.
Шунысы тынычландыра, юл һәлакәтендә зыян күрүчеләр юк. Юлларда игътибарлы булыйк!
Нет комментариев