Фото: ТР Дәүләт автоинспекциясе
Яшел Үзән районында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.
Ачыкланганча, Renault автомобиле белән идарә итүче хатын-кыз имин тизлек сайламаган һәм юл читендә туктап торган фурага бәрелгән. Ул алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән.
Нет комментариев