Игътибар! Җәяүлегә юл бирмиләр
23-28 октябрь көннәрендә 22 юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Ни кызганыч, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүчеләр һич кимеми. Мөгаен, андыйларга административ җаваплылык артса гына уңай нәтиҗә күренә башлар. Автотранспорт йөртергә укытканда, машинага утыргач иң беренче эш итеп әнә шул каешны эләктерергә өйрәтәләр, югыйсә. Күрәсең, “права”га укып тормаганнардыр алар. Бер атнада шундый 11 очрак ачыкланган.
Соңгы арада районыбыз юлларында тагын бер төр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы еш очрый башлады. Монысы – җәяүлеләргә юл бирмәү белән бәйле. Бу көннәрдә 4 автотранспорт иясе административ җаваплылыкка тартылган. Шөкер, фаҗига булмауның төп сәбәбе шул – җәяүлеләр техника йөртүчеләрнең бу кагыйдәне белмәүләренә инандылар бугай. Еш кына “зебра” буйлап узып баручы җәяүле өстенә ыжгырып килгән машинаны күргәч, туктап кала. Алай гына түгел, кире чигенә. Үзеннән-үзе: “Бу транспорт йөртүче теге җәяүлегә ачу тота ахыры, аны бәрдерергә тели бугай”, дигән фикер туа.
Шушы бер атнада 3 транспорт йөртүченең иминият белешмәсе булмаган. Бер яктан караганда, әллә ни куркыныч та түгел кебек. Ә икенче яктан алсак, үзеңә һәм гаилә бюджетына зур зыян салу билгесе бу. Бәла – аяк астында, диләр бит. Ул-бу була калса, әнә шул белешмәнең кул астында булуы кирәк, югыйсә.
Узган атнада 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән һәм 1 очракта машина йөртүче фаҗига урынын калдырып киткән. Көзге чор – йөртүчедән аеруча игътибарлы булуны таләп итә. “Права”сыз хәлдә автотранспортта йөрүче 1 кеше дә күрмәсләр дә, белмәсләр дә дип уйлагандыр. Әмма тотылган һәм җавапка тартылган.
Моннан тыш, 1 райондаш караңгы юлда яктылык кайтаргыч элементы булмаган хәлдә барганда тоткарланган. Төнлә эшкә баручылар, кайтучылар, гомумән, юлда йөрүчеләр – сез, мондый караңгыда, дөрестән дә, якын килмичә күренмисез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев