Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Игътибар үзәгендә – каеш

17-23 апрель көннәрендә районыбызда «Куркынычсызлык каешы» операциясе уза.

Бу чорда техника йөртүчеләрнең генә түгел, пассажирларның, аеруча балаларның куркынычсызлык каешы белән бәйле кагыйдәләрне төгәл үтәве күз уңында булачак.

Исегезгә төшерәбез, куркынычсызлык каешын тагып йөрү бәладән дә саклап калырга мөмкин.

Кызганычка каршы, район юлларында шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә административ җаваплылыкка тартылучылар саны кимеми. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан әлеге кагыйдәне бозучылар гел тоткарланып тора.

Матур язларга кердек. Һәркемнең әлеге гүзәллекнең рәхәтен татырга хакы бар. Шуңа күрә дә район юлларында, гомумән руль артына утыргач игътибарлы, җаваплы булсак иде. Статистик мәгълүматларга күз салсак, юл һәлакәтенең күбесенә ашыгулар сәбәпче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев