Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

«Иминлек каешы» оператив - профилактик чарасы үтә

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 2022 елның 14 февраленнән 20 февраленә кадәр республиканың бөтен территориясендә «Иминлек каешы» оператив-профилактик чарасы үткәрелә.

"Чараның максаты - юл хәрәкәтендә катнашучыларның куркынычсызлык каешларын куллану өлешендә административ хокук бозуларны профилактикалау. Россия Федерациясе юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешлары белән җиһазландырылган транспорт чарасында хәрәкәт иткәндә механик транспорт чарасын йөртүчесе һәм пассажирлар каеш белән эләктерелгән булырга тиеш.Транспорт куркынычсызлыгы үзәкләре тикшеренүләренә караганда, куркынычсызлык каешын куллану алгы утыргыч йөртүчесе һәм пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләре вакытында һәлакәт ихтималын - 50%ка, арткы утыргыч пассажирлары өчен - 25%ка киметә. Һәлакәт булып очракта куркынычсызлык каешын таккан вакытта исән калу мөмкинлеген биш тапкыр арта. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгын искә ала һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны аеруча игътибарлы һәм сак булырга өнди",- дип хәбәр итә ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев