Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Исерек йөртүче җавап тотачак

Автоинспекция җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, 28 август-3 сентябрь көннәрендә районыбыз юлларында 35 юл кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Аерым алсак, узган атнада куркынычсызлык каешы такмыйча йөргән 17 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.

Бер карасаң, әллә ни зур гаеп түгел кебек. Әмма моның ахыры коточкыч кызганыч тәмамланырга да мөмкин бит.

Хәтта сезнең гаеп булмаса да – каршы яктан хәрәкәт итүче алдыгызга керергә мөмкин. Бу очракта тизлек ике автомобиль өчен уртача була. Кыскасы, исән калу мөмкинлеге нык кими. Әнә бит, шушы ук чорда 2 тапкыр каршыдагы машинаны ярамаган урында узу очрагы теркәлгән. Менә шулар бу атнада булган 3 юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсенә китерергә мөмкин дә инде.

Узган атнада берәү юл-транспорт һәлакәте ясаган урынны калдырып киткән, шулай ук янә берәү яшь баланы машинага махсус креслосыз утырткан. Ә 1 машина шоферы йөртүче хокукыннан мәхрүм ителгән хәлдә руль артына утырган. Хәзер аның эше судка җибәрелгән.
Ни кызганыч, районыбыз юлларында исереклеккә шикләнеп тагын бер йөртүче тоткарланган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев