Исерек йөртүче – юл һәлакәте сәбәпчесе
Районыбыз автоинспекциясеннән алган хәбәрләргә караганда, 27 августтан 2 сентябрьгә кадәрге чорда юлларда 23 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагы ачыкланган.
Аерым алсак, күпчелеге техника йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешын такмавы белән бәйле. Гомумән, ел башыннан алып исәпләсәк тә зур күпчелек нәкъ шушы төргә карый. Ә бу чорда шундый 11 йөртүче тоткарланган. Бу хакта күпме генә кисәтеп торуга карамастан, куркынычсызлык каешын санламаучылар саны һич кимеми.
Шушы ук көннәрдә балаларны да махсус креслога утыртмаган хәлдә 4 йөртүче җавапка тартылган. Бу төр хокук бозуны гади иренүгә, әллә ни зур булмаган тәртип бозуга кайтарырга ашыкмагыз. Ишетеп торабыз бит, куркынычсызлыкка “төкереп карау”ның ахыры бик куркыныч тәмамлана.
Тагын бер, аеруча яшьләр арасында киң таралган юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу төре – транспорт тәрәзәсен тиешле нормалардан артык тонировкалау. Йөртүченең күз күремен кискен һәм күпкә киметә ул. Кыскасы, юл-транспорт фаҗигасенә илтүче сәбәпләрнең берсе. Узган бер атнада шундый 3 транспорт йөртүче ачыклануны бик кызганыч дип бәяләргә кала.
Бу көннәрдә 1 йөртүченең иминият белешмәсе булмаган, шулай ук 1 йөртүче тиешсез урында алдагы транспортны узарга чыккан һәм 1 йөртүче руль артында телефоннан сөйләшеп барган. Әнә шуларның нәтиҗәсеме, районыбызда 1 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
Кабат “Бик кызганыч” сүзләрен кулланырга туры килә – исереклеккә шикләнелгән тагын 1 кеше тоткарланган. Ахыр чиктә, юл-транспорт һәлакәтләренең шактые исерек йөртүчеләр тарафыннан килеп чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев