Исерекне суд куркытмый?!
Районыбыз юлларында исереклеккә шикләнелеп, кабат 1 йөртүче тоткарланган.
Хәзер әлеге затка суд залында җавап тотарга туры киләчәк. Районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиевтән алган мәгълүматларга караганда, узган атнада, барысы 20 юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары теркәлгән.
Күпме генә кисәтүгә карамастан, руль артына “кызмача” хәлдә утыручылар һич кимеми. Бер караганда, андыйларга карата кабул ителгән суд карарлары санына караганда, безнең районда түгел, илебездә үк исерек йөртүчеләр калмаска тиеш кебек...
15-21 гыйнвар көннәрне 3 машина йөртүче алдагы транспортны тиеш булмаган урында узарга чыгып тоткарланган. Торак пунктлар эчендә бу маневр аеруча куркыныч. Чөнки акрын килүче транспорт алдыннан, юлны тизрәк чыгып калырга тырышучылар да табыла шул.
Элеккечә үк, административ җаваплылыкка тартылуларның күпчелеге куркынычсызлык каешы такмау белән бәйле. Бу чорда шундый 11 кеше административ штрафка тартылган.
Шулай ук инспекторның туктарга дигән таләбен үтәмичә киткән 2 машина йөртүчегә дә җавап тотарга туры килә. Шулай ук 2 машинада тонировка тиешледән артык булган.
Ачыклау, чагыштырмача, кыен саналса да, рульдә телефоннан сөйләшеп баручы 1 йөртүче дә тоткарланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев