Юл ялгышларны кичерми
Автоинспекциядән алган хәбәрләргә караганда, 23 июль – 29 июль көннәрне районыбыз юлларында 11 тапкыр юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.
Һәрвакыттагыча күпчелек машина йөртүчеләрнең куркынычсызлык каешы такмаулары белән бәйле. Бу көннәрне шундый 2 очрак теркәлгән. Югыйсә инде бер генә язмадык – куркынычсызлык каешының һәлакәт куркынычын киметүе фәнни исбатланган факт. Кыскасы, транспорт йөртүчеләрнең бу төр кагыйдәгә җитди карамаулары дәвам итә.
Гадәттә, техникага утырырга ниятләгән кеше беренче чиратта документларының тәртиптә булуын карарга тиеш кебек. Әмма транспорт ияләренең атна саен диярлек иминият белешмәсез тоткарлануы моның киресен раслый. Бу атнаны шундый 3 йөртүче административ җаваплылыкка тартылган.
3 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән.
2 автомобиль йөртүче тиеш булмаган урында алдагы транспортны узарга чыккан өчен административ җаваплылыкка тартылган
Машина тәрәзәләре тиешле нормалардан артык тонировкаланган 1 очрак теркәлгән районыбызда. Тонировкалау, әлбәттә эчке киңлекне кояш нурларыннан саклый, әмма аның чикләрен белү мөһим.
Юлларда игътибарлы һәм сак булыйк, җәмәгать! Юл-транспорт һәлакәтләре ялгышларны кичерми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев