Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юл кагыйдәләрен бозу кимеми

Узган атнада районыбыз автоинспекторлары транспорт йөртүчеләр тарафыннан 21 юл йөрү кагыйдәсен бозу очракларын теркәгәннәр.

Кызганычка каршы, арада 3 юл-транспорт һәлакәте дә ачыкланган. Моның сәбәпләре күп булырга мөмкин. Шуларның берсе – йөртү хокукы булмаган хәлдә машина йөртү. 
Узган 7 көндә районыбызда нәкъ шундый 1 очрак булган. Кисәтүләргә карамастан, куркынычсызлык каешын такмыйча йөрүчеләр кимеми. Бу чорда шундый 5 йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, юл-транспорт һәлакәте урынын калдырып киткән, административ штрафын вакытында түләмәгән берәр йөртүчегә дә административ җаваплылык яный.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев