Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юл кагыйдәләрен бозучыларны видеога төшергән өчен акча түләячәкләр

Татарстанда “Халык инспекторы” порталына юл кагыйдәләрен бозучылар турында видео юллаучыларга акча түләү тәртибен раслаганнар.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карар имзалаган.

Юл кагыйдәсен бозган кешене төшергән өчен күпме акча түлиләр?

Әйләнә-тирәне пычраткан, аерым алганда машинадан чүп ташлаган кеше төшерелгән видео – 1150 сум;

Каеш такмаган машина йөртүче яки башына шлем мотоциклчы төшерелгән видео – 300 сум;

Светофорның кызыл төсенә чыккан яки регулировщик кисәтүенә игътибар итмичә хәрәкәт иткән хәрәкәт итү төшерелгән видео – 300 сум;

 Светофор алдындагы стоп сызыгында туктамаган машина йөртүче төшерелгән видео – 230 сум;

Каршы як полосага чыккан яки каршы яктан килүче трамвай юлыннан барган машина йөртүче төшерелгән видео – 1440 сум;

Җәяүлене юл бирмәгән йөртүче төшерелгән видео – 435 сум;

Рульдә барганда телефоннан сөйләшүне раслаган видео – 435 сум.

Видео төшергән өчен акчаны административ хокук бозу турындагы карар үз көченә кергәннән соң 40 көн эчендә түлиләр.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев