«Калайчы көне» якынлаша
Юл иминлеге

«Калайчы көне» якынлаша

Район автоин­спек­ция­­сеннән алган мәгъ­лү­матларга караганда, узган бер атнада районыбыз юлларында 9 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.

Бик кызганыч хәл — транспорт руле артында исерек хәлдә булуга шикләнелеп 2 йөртүче тоткарланган. Хәзер аларга суд залында җавап тотарга туры киләчәк.

Ә анда карар катгый: исереклек расланса, зур суммада штраф түләргә кирәк, өстәвенә шактый вакыт җәяү йөреп торырга туры киләчәк. Шушы чорда районыбыз юлларында тагын 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Моны әллә ни куркыныч санамыйча, өстән генә карап үтәргә дә мөмкин булыр иде. Әмма тиздән көннәр суытып, «Калайчы көне» якынлашу күңелне шомландыра — фаҗигаләр саны артырга мөмкин.

Шушы ук көннәрне 2 машинаның җәяүлеләргә юл бирмәве дә мондый һәлакәтләр саны ишәюгә китерергә мөмкин. Дөрес, янә 1 очракта җәяүле үзе гаепле — ярамаган җирдә юлны аркылы чыгып маташкан. Элеккечә үк куркынычсызлык каешы эләктермичә йөрүчеләр кимеми — узган атнаны шундый 2 очрак ачыкланган. Моннан тыш 1 йөртүче баланы махсус креслога утыртмыйча йөргәндә тоткарланган.

Районыбызда 2 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр «Җәяүле» оператив-профилактика чарасы уза.


Нет комментариев