Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кешегә гомер бер генә бирелә

Яңа елга аяк баскач, узганына нәтиҗә ясарга, алдагы елда ясаган хаталарны төзәтергә, яки булдырмаска тырышабыз.

Бүгенге көндә юл иминлеге күпләрне борчыган мәсьәләнең берседер. Чөнки адәм баласының күп вакыты юлда йөреп уза – машина белән дә яки җәяүләп тә барыла. Әмма барасы җиребезгә хәвефхәтәрсез барып җитү күп очракта үзебездән тора. Ни хикмәт, ашыгабыз, чабабыз, бәланең аяк астында гына икәнлеген онытып җибәрәбез.

Шул уңайдан районның юл иминлеге бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән сөйләшәбез.

– Айнур сөйләшүебезне иң элек узган елга нәтиҗә ясаудан башлыйк әле. 2024 елда юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары арттымы яки киресенчә кимедеме?

– Иң элек берничә санга тукталып узасы килә. 2023 елда барысы 1710 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлсә, 2024 елда ул сан 300гә кимрәк. Алдагы ел белән чагыштырганда кагыйдә бозучылар саны кимеде.

– Кагыйдә бозуларның иң күп очрагы нинди?

– Иң күп очрак – куркынычсызлык каешын такмый йөрүчеләргә туры килә. Бу барысы 586 очрак. Чагыштыру өчен 2024 елда барысы 1412 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде.

– Соңгы елларда республикада җәяүлеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәсен бозу очраклары ешайды? Безнең районда вәзгыять ничек?

– Узган ел җәяүлеләр тарафыннан 113 тапкыр кагыйдә бозу очрагы теркәлде. Кызганычка каршы, 2023 ел белән чагыштырганда кагыйдә бозучылар саны артты. 2023 елда бу сан 74 кенә иде.

– Исерек килеш руль артына утыручылар саны кимедеме яки арттымы?

– Кызганыч, кимемәде шул. Киресенчә, артты. Узган ел дәвамында исерек килеш руль артына утырган 39 машина йөртүче тоткарланды. Шуларның 4се кабат юл инспекторлары тарафыннан туктатылды. Һәм аларга карата җинаять эше кузгатылды.

– Агымдагы елдан исерек килеш машина белән идарә итүчеләр өчен штрафлар да артты. Ул хакта да әйтеп узсагыз иде, шулай ук штрафлар арту бу саннарны азрак киметмәс микән?

– Чыннан да 1 гыйнвардан штрафлар артты. Хәзер исерек килеш йөргән өчен 45000 сум штраф каралган. Штрафлар арту белән кимер дип уйламыйм. Чөнки кануннар катгыйлануга карамастан, исерек килеш руль артына утыручылар һаман да бар. Агымдагы ел башлануга 3 кеше инспекторлар тарафыннан тоткарланды. Ә республика буенча 379 очрак.

– Штрафлар артты димәктән, тагын кайсы кагыйдә бозуларга бәяләр артты?

– Штрафлар саклану каешын куймау, тизлекне арттыру, машинаны дөрес урынга тукталышка куймау, тиеш булмаган җирдә каршы як полосага чыгу, иминият кәгазе булмыйча йөргән эчендә штрафлар артты.

– Кагыйдә бозучыларны инспекторлар туктаткач, машина йөртүчеләр тарафыннан акча тәкъдим итү очраклары булмадымы?

Мондый вакытта нинди чара күрелә? – Узган ел андый очрак булмады. Инспекторларга акча тәкъдим итү булган вакытта ул кешегә җинаять эше кузгатыла. Соңгы тәкъдим итү очрагы булган вакытта, суд тарафыннан ул машина йөртүчегә 10 мең сум күләмендә штраф бирелде.

– Әлеге сорау юл йөрү кагыйдәләренә кагылмаса да сорыйм әле. Күп кенә өлкәдә кадлар кытлыгы бар. Сездә дә бу борчыган мәсьәлә баш калкытамы?

– Әлеге вакытта бездә бер вакансия урыны бар. Теләүчеләр булса, көтеп калабыз

– Юл йөрү кагыйдәсен бозмагыз, дип гел әйтеп торсак та, кабатлау зыян итмәс дип уйлыйм. Машина йөртүчеләргә дә һәм дә җәяүлеләргә әйтер сүзегез.

– Иң беренче юл йөрү кагыйдәләрен тиешенчә үтик инде. Күреп, ишетеп торабыз юл һәлакәтләренең һәркайсы юл йөрү кагыйдәсен тупас бозганнан килеп чыга. Кызганычка каршы, машина йөртүчеләр генә түгел җәяүлеләр дә гел ашыга, кагыйдә боза. Шуңа күрә дә машина йөртүче руль артына утырдымы үзе турында гына түгел, янында булучылар өчен дә җаваплы икәнен онытмасын иде. Ә җәяүлеләр кичке якларда юлда йөргәндә яктылык кайтаргыч элементлар куллансыннар иде. Һәм тиешсез урыннан юл аркылы чыкмасалар иде. Кешегә гомер бер генә бирелә, кадерен белик.

– Җавапларыгыз өчен рәхмәт. Һәркайсыбыз юлларда исән­имин йөрик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев