Күрше Балтач районында фаҗига булган
52 яшьлек җәяүле машина астында калган.
Балтач районында 50 яшьлек «КАМАЗ» йөртүчесе, артка таба хәрәкәт иткәндә, 52 яшьлек җәяүлене бәрдертә. Нәтиҗәдә һәлакәт урынында җәяүле вафат булган.
Әлеге юл һәлакәте тагын бер кат игътибарсызлыкның, саксызлыкның нинди фаҗигале нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын искәртә.
Юлларда иминлекне тәэмин итү – һәрберебезнең җаваплылыгы. Бер генә мизгеллек игътибарсызлык та кеше гомерен өзәргә мөмкин. Шуны онытмасак иде.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автомобиль инспекциясе барлык йөртүчеләрдән юл-трафик кагыйдәләрен игътибар белән үтәргә чакыра!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев