«Лада» машинасы кюветка төшеп киткән, ике кеше үлгән
Юл иминлеге

«Лада» машинасы кюветка төшеп киткән, ике кеше үлгән

Автомобильдә барлыгы дүрт олы кеше һәм ике балигъ булмаган бала булган.

Алексеевск-Биләр автомобиль юлында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТР прокуратурасы хәбәр итә.

Якынча мәгълүматларга караганда, бүген 6:30 сәгать тирәсендә Алексеевск-Биләр автоюлының 14нче чакрымында «Лада Гранта» автомобиле йөртүчесе идарә итүне башкара алмаган һәм кюветка төшеп киткән. Җиңел машинаның 29 яшьлек йөртүчесе һәм 24 яшьлек пассажир урында ук үлгән.

Татар-информ хәбәр итүенчә, автомобильдә барлыгы дүрт олы кеше һәм ике балигъ булмаган бала булган. Исән калучыларны ашыгыч ярдәм табиблары алып киткә.

Фото: © ТР прокуратурасы

Хезмәт


Нет комментариев