Татарстанның Лаеш районында «Державино» бакчачылык ширкәте территориясендә юл-транспорт һәлакәте булган.
ТР прокуратурасы мәгълүматлары буенча, 16 яшьлек үсмер «Лада Гранта» автомобиле белән идарә иткәндә коймага, ә аннары электр линиясе баганасына бәрелгән.
Авариядә автомобильнең 14 яшьлек пассажиры үлгән. Бала каешын эләктермәгән булган.
Әлеге факт буенча тикшерү эше оештырылган.
Нет комментариев