Машина йөртүче гүзәл затларны котладылар
Тагын бер матур гадәт...
Бүген бәйрәм көнне ЮХИДИ инспекторы - Әтнә районында юл кагыйдәләре үтәлешен кайгыртучы инспектор Рамил Гәрәев машина йөртүче хатын-кызларны, туташларны бәйрәм белән котлады.
Киләчәктә дә шулай сөйкемле, сәламәт булуларын теләде. Билгеле инде, юлларда сак булырга чакырды.
- Ара-тирә алар арасында да кагыйдәләрне үтәп җиткермәүчеләр бар. Әмма аларның күпчелеге җаваплылыкны тоя, сокландыра да, белемнәре тирән...- ди инспектор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев