Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Әтнә юлында юл һәлакәте

Машина йөртүче рульдә килеш йоклап китә.

Грузовой машина юлдан барганда, машина йөртүче рульдә килеш  йоклап китә. Нәтиҗәдә машина дамба астына төшеп каплана. Бәхеткә машина йөртүченең сәламәтлегенә зыян килми. Ә менә машинага шактый ремонт кирәк була. 

Җәй аена яңа гына аяк бастык. Кызганычка каршы, юл һәлакәтләре шушы айда еш күзәтелә. Чөнки җәйге чорда юлларда җилдерү өчен бернинди каршылыклар да юк. Шома, тигез асфальт юлдан җилдерәсең генә. Шуны да әйтергә кирәк. 1 июньннән мәктәп укучыларының җәйге каникуллары башланып китте. Шуңа күрә олы юлларда да, авыл урамнарында да велосипедта һәм ике тәгәрмәчле транспортта йөрүчеләрне еш очратырга мөмкин. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов райондашларга мөрәҗәгать итте.

- Бүген район юлында юл һәлакәте теркәлде. Машина йөртүче рульдә килеш йоклап китә һәм машина дамба астына тәгәри. Бәхеткә каршы диикме инде, үлүчеләр, шулай ук тән җәрәхәте алучылар да юк. Тимерне генә ремонтлап булыр. Иң кадерлесе – кеше гомере.

Бүгенге көндә район юлларында юл һәлакәтләрен булдырмау буенча профилактик эш алып барыла. Җәйге каникуллар чорында мәктәп яны лагерьлары эшли башлады. Лагерьларда юл имимнлеге турында төрле чаралар үткәрелә. Шунысын да искәртәсе килә, аңлату эшләре гаиләдә, әти-әниләр тарафыннан да булырга тиеш. Балаларыбызның җәйге каникулларын хәвеф-хәтәрсез үткәрүләре, без, өлкәннәргә бәйле. Балаларны машинага утырткан очракта, махсус кресло турында онытмаска кирәк. Велосипед, скутер яки самокат алып бирәбез икән, аларның хәвеф-хәтәрсез йөрүләренә игътибар бирергә кирәк. Кызганычка каршы, олы юлларда да велосипедта җилдергән балаларны очратырга мөмкин. Юл ялгышуларны кичерми, шул хакта онытмасак иде. Балаларыбызга ике көпчәкле транспорт алып биргәнбез икән, аларга юл йөрү кагыйдәләрен һәрвакыт исләренә төшереп тору беркайчанда зыян итми.

- Ни кызганыч, без, өлкәннәр үзебез дә юл йөрү кагыйдәләрен бозарга яратабыз шул.

- Гаиләләребездә иминлек, балаларыбыз исән-сау булсыннар өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Тизлекне саклыйк, исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә руль артына утырмыйк. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә бер-берсенә игътибарлы булсыннар иде.  

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев